top of page
Алманияда татар эзләре
Алманияда татар эзләре

пт, 19 апр.

|

Kulturzentrum GOROD

Алманияда татар эзләре

Педагог һәм тикшеренүче Эльза Нәбиуллина ачык лекциясе. Открытая лекция педагога и исследовательницы Эльзы Набиуллиной (на татарском языке)

Регистрация закрыта
Смотреть другие события

Время и место

19 апр. 2024 г., 19:00 – 21:00

Kulturzentrum GOROD, Arnulfstraße 197, 80634 München, Германия

О событии

Алманиядә безгә билгеле булган татарлар тарихы 18 гасырдан башлана. Шул вакыттан алып, татар мөhаҗирләренең алман илендә урнашуларын берничә чорга бүлеп карарга була. Билгеле, hәр чорның үз сәбәпләре бар, ләкин төп сәбәпләр Беренче hәм Икенче дөнья сугышлары, Советлар иле таркалуы h.б. кебек тарихи вакыйгалар белән бәйле.

Мөhаҗирләр  арасында Берлинда «Яңа милли юл» журналын нәшер итүче милләт агасы, язучы Гаяз Исхаки, Плётцензее төрмәсендә җәзаланып үтерелгән шагыйрь Муса Җәлил, Мүнхенда «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясен нигезләүче Гариф Солтан кебек мәшhүр шәхесләр дә бар.

Русия тарихындагы соңгы ике елны мөhаҗирлекнең яңа чоры дип  билгеләргә була. Татарлар чит җирдә яңа тормыш башлаганда да, үз асыллары, тарихы, мәдәнияте белән кызыксыналар, милләттәшләре белән җыелып уртак проблемаларны хәл итү, саклану юлларын эзлиләр…

Килегез! Аралашырбыз, чәй эчәрбез. Керү ирекле, чәйгә күчтәнәч хуплана.

Лектор турында:

Эльза Нәбиуллина - педагог, тәрҗемәче, активист, язучы, подкастлар, радиотапшырулар һәм татар теленә бәйле башка проектлар авторы, блогер; Германиягә күчкәнче – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты. 2023 елдан гаиләсе белән Алманиянең Майндагы Франкфурт шәhәрендә яши.

Поделиться

bottom of page